Лаеш районы Татар Сараланы бүлекчәсе “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы иң яхшы беренчел бүлекчәсе дип табылган

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең ТР Лаеш районы Татар Сараланы авыл җирлегенең беренчел бүлекчәсе Республиканың авыл җирлекләре арасында “Иң яхшы беренчел бүлекчә” конкурсында 1 урын алды.

Бүләккә ноутбукны һәм башка бүләкләрне “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин алды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм партия генераль советы секретаре вазыйфаларын башкаручы, Федерация Советы рәисе урынбасары Андрей Турчак катнашында “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлекчәсенең XXVII Конференциясе үтте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International