Урта Девятово авылында яшәүче Анна Блохина 90 яшьлеген билгеләп үтте

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдә Урта Девятово авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Блохина Анна Константиновна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле дата белән аны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка һәм акчалата бүләк һәм башка бүләкләр тапшырды. Татьяна Борһанова Анна Константиновнага нык сәламәтлек, озын гомер, тормышында күп бәхетле минутлар һәм иминлек теләде!

Блохина Анна Константиновна 1927 елның 3 декабрендә Лаеш районы Урта Девятово авылында күп балалы гаиләдә туган. Мәктәптән соң читтән торып Казан шәһәренең педагогик училищесын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген Павловка авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлаган. Аның гомуми хезмәт (педагогик) стажы 36 ел.

Хезмәттәге уңышлары өчен Анна Константиновна түбәндәгеләр белән бүләкләнгән:

​ ​- юбилей медальләре;

​​- «Хезмәт ветераны» исеме.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International