Инвалидлар ункөнлеген үткәрү кысаларында
Һәр елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Казан шәһәрендә «Доступное кино» акциясе үткәрелә. Быел акция башкалабызда бишенче тапкыр үтә. Аны ТР «Татаркино» ДБУК, «Мир» кинотеатры, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республиканың махсус китапханәсе тарафыннан ТР мәдәният министрлыгы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәе оешмасы ярдәме белән үткәрелә.
Әлеге акциянең максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кино сәнгате кыйммәтләре белән таныштыру, аларга үзләрен кинотеатр шартларында тулы кыйммәтле кинотамашачылар итеп хис итәргә мөмкинлек бирү.
3 декабрьдә Лаеш интернат мәктәбенең 1 һәм 2 төркемнәре өчен тифлокомментарияләр белән «Иван Царевич и Серый волк» мультфильмын карарга бару оештырылды.
Тәрбияләнүчеләр зур экраннан заманча мультфильм караудан бик зур канәгатьләнү алдылар.
Казанга бару бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булып чыкты. Кинотеатрда булганнан соң балалар башка мәктәпләрдән килгән яшьтәшләре белән аралаша алдылар, шәһәрне карадылар – кар белән капланган Казан искиткеч матур.
Балалар һәм тәрбиячеләр мәктәп администрациясенә һәм әлеге акциянең координаторы, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республиканың махсус китапханәсе белгече Гөлүсә Закировага әлеге баруны оештырган өчен бик рәхмәтле.