Лаеш районы судында яңа җәмәгать судьясы

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген Лаеш районы суды коллективын яңа җәмәгать судьясы белән таныштырдылар. Ул Клюев Игорь Анатольевич булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев, район прокуроры Дмитрий Белянин, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.

Игорь Клюев присяга бирде, аннан соң Мәгънәви Гәрәев аңа судья мантиясе кидерде. Михаил Фадеев район судының яңа хезмәткәренә эшендә уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International