Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Мельников Владиславны, шулай ук аның сыйныф җитәкчесе Корчагина Евгения Руслановнаны котлыйбыз. Алар мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылган "Сказка своими руками" декоратив-гамәли иҗат конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Афәрин!
Сержанова С.М.
________________________________
Ташкирмән мәктәбенең 2 сыйныф җитәкчесе Габидуллина Альмира Илгиз кызы "Сказка, к нам приходи, о правах нам расскажи" уен-викторинасын үткәрде.
Уенның максаты:
-Рус халык әкияте аркылы балаларны үз хокуклары һәм бурычлары турында белемнәргә өйрәтү.
-Иптәшләренә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.
-Әкият геройлары гамәлләрен анализларга, әкияттә хокуклар бозылу очракларын күрергә өйрәтү.
Ахырдан балалар «Коза и волк» мультфильмын карадылар.