Сокуры мәктәбендә “Компьютер грамоталылыгы нигезләренә” өйрәтү булды. Студентлар арасында Лаеш районы “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тәрбиясендәгеләр - Бәширов А.А. һәм Грибошников Г.К. да бар иде.
Өченче яшь университеты программасы уникаль һәм белем бирү проекты буларак кына түгел, монда пенсия яшенә җиткән кешеләрне мораль яклау, җәмгыятьтә өлкән кешеләрнең социаль изоляциясе куркынычын киметү дә мөһим роль уйный. Шуңа күрә проект үз-үзеңә ышаныч, үзеңнең иҗади сәләтләреңне ачу, үзеңне иҗтимагый тормыштан “читтә” итеп сизмәү мөмкинлеген бирә һәм яңа шартларда ориентлашу сәләтен үстерергә өйрәтә.