1941-1942 елларда Мәскәү өчен сугыш 5 декабрьдән 6сына каршы төндә башлана. Бар фронт буйләп көчле контрһөҗүм алып барыла. Мәскәү астында сугыш башлану һәм совет гаскәрләренең актив һөҗүмнәре фашистлар өчен көтелмәгән хәл була.
Нәтиҗәдә дошман башкаладан 120-150 километрга читкә алып ташлана. Декабрьдә Тверь һәм Калуга азат ителә. Әмма Мәскәү астындагы сугышның әһәмияте вермахт гаскәрләренең җиңелмәслеге турындагы мифны юкка чыгаруда.
Фашистлар гаскәре беренче тапкыр зур югалтулар кичерә. Ә бу тарихи момент белән җентекләбрәк Үзәк китапханәдә танышырга мөмкин. Анда «Подвигу под Москвой-жить в веках» китап күргәзмәсе оештырылган.