Бүген Усады авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Степан Зайцев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көн белән аны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата бүләк һәм башка бүләкләр тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек теләде!
Хәзерге вакытта Зайцев Степан Федорович ТР Лаеш районы Усады авылында яши.
Хезмәттәге уңышлары өчен Степан Федорович түбәндәге бүләкләр белән бүләкләнгән:
- юбилей медальләре,
- «Хезмәт ветераны».
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте