Районның мәгариф идарәсендә яңа ел бәйрәмнәрендә иминлек турында фикер алыштылар

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәре мәгариф үзәгендә Лаеш районының мәгариф идарәсенең алда торган яңа ел бәйрәмнәренә багышланган киңәшмәсе үтте.

Тәүлекнең караңгы вакытында балалар киемендә яктылык кайтаручы элементлар файдалану турында районныд ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов сөйләде. Шулай ук ул юл хәрәкәте иминлеге буенча төрле конкурслар җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Аннан соң яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасы буенча Госпожнадзорның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин чыгыш ясады. Моннан соң белем бирү оешмаларында коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге турында коррупциягә каршы тору буенча район Советы белгече Фатыйма Сакаева сөйләде.

 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International