Иң кечкенәләр өчен зур әкиятче

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Үзәк балалар китапханәсенең мәктпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен абонементында Самуил Яковлевич Маршак тормышына һәм иҗатына,  аның тууына 130 ел тулуга багышланган «Большой сказочник для самых маленьких» дигән китап-иллюстрация күргәзмәсе тәкъдим ителә. Күргәзмә кечкенә йорт кебек ясалган, аны булдыруның нигезенә С.Я.Маршакның «Кошкин дом»  шигыре салынган. Күргәзмәдә яхшы һәм күңелле әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр тәкъдим ителә.

«Волшебник и друг детей» күргәзмәсенең беренче бүлеге С.Я.Маршакка багышланган. Теләге булган һәркем монда язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның очеркларын, заманадашларының аның турындагы истәлекләрен табарга мөмкин. «Пришли сюда издалека, герои книжек Маршака» бүлегендә балалар күп буын балалары тарафыннан яратыла торган китапларны: «Детки в клетке», «Кошка спрашивала кошку» һәм башкаларны таба алалар.

Күргәзмәгә куелган китапларны укып һәр бала яраткан авторлары язган әкиятләр һәм шигырьләрнең искиткеч атмосферасына күмелә ала.

Шуны әйтергә кирәк, күргәзмә яшь китап укучылар арасында зур популярлык казанды инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International