Инвалидлар ункөнлеге

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Лаеш районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре “Чиста йорт” акциясе үткәрделәр. Чисталык – ул шулай ук матурлык, яхшы кәеф гарантиясе, искиткеч сәламәтлек нигезе.

Бәйрәм булдыруның төп максаты – җәмгыятьнең сәламәт өлеше игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне иҗтимагый социаль, мәдәни һәм икътисади тормышка җәлеп итүгә юнәлтелгән даими эш үткәрүнең зарурлыгын ассызыклау.

Инвалидларның бары туганнары һәм охшаш проблемалы кешеләр белән генә түгел, ә башкалар белән дә аралашу мөмкинлегенә ия булуы кирәк. Шул ук вакытта җәмгыятьтә тулы кыйммәтле тормыш белән яшәүләре дә әһәмиятле: белем алу, эш табу, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнү мөмкинлегенә ия булу. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International