Кем ул волонтер? Ул – игелек эшләргә ашыгучы кеше, ул кем дә булса ярдәмгә мохтаҗ булганда файдалы һәм кирәкле булырга ашыга.
Менә бүген дә, Инвалидлар ункөнлегенең алтынчы көнендә, Лаеш техник-икътисад техникумының актив студентлары бәйрәм программасы белән Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге инвалид балалар янына килделәр. Бәйрәмне шат күңелле Клоун һәм Клоунесса балалар белән бергә дәртле бию белән ачты, алар балаларга әкият һәм музыкаль чыгышлар гына түгел, ә зур булмаган сувенирлар да бүләк иттеләр.
Мондый бәйрәмнәр яшьләре һәм мөмкинлекләре төрле булган балалар арасында киртәләрсез аралашу мохите оештыруга этәрәләр.
Татьяна Сәгыйтова, социаль педагог