Ункөнлекнең өченче көнендә башлангыч сыйныфлар укучылары Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт ясадылар. Алар РСФСР гербы, Татарстан Республикасы гербы, флагы, гимны барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ике дәүләт телендә яңгыраган гимнны тыңладылар. ТР дәүләтчелеге турында белемнәр дәрәҗәсен ачыклау максатыннан “Минем Республикам” темасына “Йолдызлы сәгать” үткәрелде. Ахырдан буенча нәтиҗәләр ясалды. Беренче урынны мөмкин булган 18 баллдан 14не җыйган 4 сыйныф укучысы Майорова Полина алды. Икенче урынны 4 сыйныфтан Смирнов Адель, Киселёва Валерия, 3 сыйныфтан Мельников Владимир, икенче сыйныф укучысы Бахтиев Эдуард бүлештеләр. Өченче урында 3 сыйныфтан Буров Никита.
Балалар җавапларын анализлаганда шул ачыкланды, символлар темасы балаларда аерым кызыксыну уята. Символлар тарихын белмичә, аларга салынган мәгънәне аңламыйча, үз илеңне чын-чынлап яратучы граждан булып булмый. Укучылар моны расладылар. “Йолдызлы сәгать”не Ташкирмән мәктәбе 1 сыйныф сыйныф җитәкчесе Корчагина Евгения Руслановна үткәрде.