Халыкара инвалидлар көне кысаларында Лаеш районы “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җәмгыятенең Түгәрәк өстәле утырышы һәм отчет-сайлау конференциясе булды.
Очрашуда түбәндәгеләр катнашты: Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлегенең Лаеш районы бүлеге рәисе Вячеслав Гусев, Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча башлык ярдәмчесе Илгизә Тимершина, “Алтын көз” үзәге директоры Ольга Башкирова, балалар шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина, “РФ Пенсия фондының ТР Лаеш районы идарәсе” ДУ начальнигы урынбасары Ольга Филатова, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Лицова, Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Лариса Орлова.
Җәмгыять әгъзасы А.А.Камаева доклад белән чыгыш ясады, ул җәмгыятьнең 2017 елдагы эше турында отчет бирде.
“Алтын көз” үзәге директоры Ольга Башкирова барлык катнашучыларны өлкән гражданнарга һәм инвалидларга өйдә күрсәтелүче социаль хезмәтләр исемлеге, социаль алдакчылар турында мәгълүмат белән таныштырды.
Ольга Филатова пенсия белән тәэмин итүдәге яңалыклар һәм социаль пакетның әһәмияте турында сөйләде.
Җәмгыять активистларына районның инвалидлар җәмгыятеннән рәхмәт хатлары һәм матди ярдәм тапшырылды.
Быел юбилярлар да онытылмады, аларга шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырдылар