Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе чираттагы кабул итү үткәрде

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Росреестрның Татарстан Республикасы буенча күчемсез милеккә кадастр бәясе бирү бүлеге начальнигы Алсу Сабирҗанова белән бергә чираттагы видео кабул итү үткәрде. Реаль вакыт режимында skype коммуникация программасы ярдәмендә Татарстан Росреестры вәкилләре гариза бирүчегә – күп квартирлы йортлар өчен билгеләнгән җир участокларын кадастр исәбенә кую мәсьәләсе буенча йорт Советы рәисенә консультация һәм тәкъдимнәр бирде.

Татарстан Росреестры искәртә: гаризалар бирүнең электрон адресы үзгәрде. Хәзер күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны дәүләт теркәве белән бәйле сорауларны Сез Татарстан Росреестры җитәкчелегенә адреслый аласыз. Моның өчен яңа электрон адреска: skype@rosreestr.org гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International