Бүген, Халыкара коррупция белән көрәш көне кысаларында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе базасында «За коррупцию расплачивается каждый из нас» темасына презентация күрсәтү булды.
Әлеге чара барышында үсмерләргә коррупциянең нәрсә булуы, аның нинди төрләре барлыгы һәм килеп чыгу сәбәпләре аңлатылды. «Разгадай ребусы» уены үткәрелде, үсмерләр 3 командага бүленделәр, командалар катнашучылары ребусларга җавапларның дөрес язылуы турында актив фикер алыштылар. Уен уздырганнан соң үсмерләргә Шантаж, Коррупция, Бюрократия, Ришвәт, Янап ни дә булса таләп итү, Рэкет төшенчәләре аңлатылды. Үсмерләргә шулай ук илебездә коррупция үсешенә юл куймас өчен нәрсә эшли алуларын аңлаттылар.
Чара Ф.М.Тютчевның түбәндәге сүзләре белән тәмамланды:
Умом Россию не понять.
Аршином общим не измерить:
У ней особенная стать-
В Россию можно только верить.
Барлык үсмерләргә «За коррупцию расплачивается каждый из нас» буклеты тапшырылды.