Бүген район мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ел саен үткәрелә торган шул исемдәге фестивале булды.
Фестивальдә катнашучыларга хәерле юл теләп һәм котлау сүзләре белән социаль мәсьәләләр буенча җитәкченең беренче урынбасары Андрей Карсалов чыгыш ясады.
Дәртле биюләр, күңелгә үтеп керүче җырлар һәм башка концерт номерлары – болар барысы да артистлар кулыннан килерлек иде һәм алар залдагы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.
Фестивальдә барлыгы 100 кеше катнашты. Һәм чарада катнашучы һәркем онытылмаслык тәэсирләр һәм истәлекле бүләкләр алды.