Бүген, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ирина Сарокина һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булдылар.
Кунаклар балаларга һәм аларның әти-әниләренә нык сәламәтлек, ортимизм һәм иртәгәге көнгә ышаныч теләделәр, шулай ук район җитәкчелегеннән торт сыйфатында зур булмаган татлы бүләк тапшырдылар.