Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Алтын көз” комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре торак биналарны җыештыру, йорт яны территорияләрен кардан чистартуда ярдәм итү буенча «Дорогой добрых дел» акциясе, медицина хезмәткәрләре белән бергәләп «Жить здорово!» Сәламәтлек көне үткәрәләр, юбилярларны котлыйлар, «Наши руки не для скуки» осталык сәгатьләре үткәрәләр.
“Алтын көз” комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге 85 гражданга хезмәт күрсәтелә. Алар барысы да игътибарга мохтаҗ һәм һәрбер аралашуга шат.