10 декабрьдә Лаешның интернат мәктәбендә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан самбо буенча “Сукырлар спорты” Беренче турнир үтте.
Анда Екатеринбург, Йошкар-Ола һәм Лаеш шәһәрләреннән командалар катнашты. Безнең шәһәрне интернат мәктәп тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте (тренеры Насыйбуллин Р.А.).
Турнирга барлыгы 29 спортчы килде, 14 комплект медаль уйнатылды.
Чарада Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, Мәскәү шәһәре вәкилләре – Бөтенроссия самбо федерациясендә күрү сәләте буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар белән эшләү комиссиясе җитәкчесе Роман Новиков, “Мәскәү самбо федерациясе” төбәк иҗтимагый оешмасы вице-президенты Виктор Игнатенко һәм “Сукырлар спорты” самбо хәйрия фонды президенты Наталья Новикова катнашты. Казан шәһәреннән кунаклар да бар иде: “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте” инвалидларның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин һәм ТР физик культура һәм спорт фонды президенты Рафыйк Мадьяров.
Турнир нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннар түбәндәгечә булды:
I урын – Лаеш шәһәре командасы;
II урын –Йошкар-Ола шәһәре командасы;
III место –Екатеринбург шәһәре командасы.
Шулай ук түбәндәге номинацияләрдә кубоклар уйнатылды:
“Самый юный спортсмен» - Алена Герасимова (Лаеш шәһәре);
“За волю к победе» - Кирилл Боровых (Екатеринбург шәһәре);
“За лучшую технику» - Никита Соловьев (Лаеш шәһәре).
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте