Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаешта район Советының XIX сессиясенең дәвамы булды. Утырышта төп өч мәсьәлә каралды. 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына Лаеш районының бюджеты турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева сөйләде. Район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Наталья Потапова катнашучыларны Лаеш район Советының “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы карары проекты белән таныштырды. Лаеш районы Олы Кабан, Габишево һәм Куюки авыл җирлекләре генераль планнарын раслау турында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Дамир Хисмәтов сөйләде.
Район Советы депутатлары барлык мәсьәләләр буенча тавыш бирделәр һәм карарлар кабул иттеләр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте