Гражданнар кабул итү

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

2017 елның 12 декабрендә 12 дән 20 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә ярашлы төстә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнар кабул итү була.

Лаеш муниципаль район Советында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Лаеш шәһәре, Беренче Май урамы, 39 йорт.

Лаеш муниципаль район Советы компетенциясенә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.

Кабул итүгә алдан язылу 88 (4378) 2-57-27 телефоны аша башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International