“Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Гөлсинә Хәсәнова үз карамагындагылар белән эштә инновацион технологияләр кулланудан туктамый. Аларның берсе – гарденотерапия.
Ул хезмәт күрсәтүче М.М.Шәвәлиева бүлмә гөлләрен яратып һәм кайгыртып карап үстерә. Аның сүзләре буенча, ул бу шөгыльдән бик күп уңай тәэсирләр, позитив һәм канәгатьләнү ала. Ә бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен зур нәрсә.
Яңа үсемлек үстерү мөмкинлеге кешегә өмет һәм барысы да яхшы буласына ышаныч бирә. Алдагы эшчәнлек өчен мотивация барлыкка килә. Гөлнең сәламәт үсүе кешегә үз-үзенә ышаныч бирә, аның үзенә бәясен күтәрә.