“Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Россия Федерациясе Конституциясе көне – ул рәсми бәйрәм генә түгел, ә документ кабул итүнең истәлекле көне дә. Аны кабул итү аркасында без бүген үзебезне горур төстә россиялеләр дип атыйбыз, илебездә барган барлык сәяси, икътисади һәм социаль процессларда катнаша алабыз.
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән яңа демократик Россия Конституциясе безнең тормышка гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, Россия Федерациясенең бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты буларак килеп керде.
Бу истәлекле көнне районда яшәүче бар кешегә игелек, иминлек, иртәгәге көнгә ышаныч, Лаеш районы иминлеге өчен башкарылган барлык эшләрдә уңышлар телим!”
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте