12 декабрьдә Россия Конституция көнен билгеләп үтә. Бүгенге Конституция – Россия дәүләтенең демократик үсешенең нык нигезе.

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Ул яхшы ниятләр декларациясе генә түгел, ә турыдан-туры гамәл кылучы, реаль эшләүче документ. Һәр илнең гражданы өчен Конституция – ул беренче чиратта белергә тиешле Закон, чөнки законнарны белү һәм грамоталы куллану – цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен куәтле рычаг.

Үзәк китапханәдә Россия Федерациясе Конституциясе көненә китап-иллюстрацияле күргәзмә әзерләнгән, анда Россия Федерациясе Конституциясе тексты, шулай ук Россиянең дәүләт символикасына багышланган һәм Конституция булдырылу тарихы турындагы китаплар тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International