Бүген, 12 декабрьдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2 мәктәбе укучылары өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде. Чарада балалар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы геральдикасы һәм аның бәйрәм даталары белән таныштылар, Конституция үзенчәлекләре, аның барлыкка килү тарихы турында белделәр, РФ гражданы бурычлары һәм хокуклары темаларына кагылдылар.