25 Октябрь исемендәге поселок китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Конституцию читай - про закон не забывай!" дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үтте. Балалар Конституция барлыкка килү тарихы турында белделәр, аның структурасы белән таныштылар. «Главный закон страны» презентациясе тәкъдим ителде, аннан мәктәп укучылары РФ гражданының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Укучылар бергәләп «Основной закон для всех» интеллектуаль уенында катнаштылар, ул төрле катлаулылыктагы биремнәрдән тора иде: «Сказка ложь, да в ней намёк», «Государственные праздники», «Значения слов» һәм «Моя родина – Россия». Чара уңаеннан "Конституция – закон - по нему мы и живём!" китап күргәзмәсе оештырылган.