Район башлыгы Михаил Афанасьев РФ Конституциясе көнне гражданнарны шәхсән кабул итте

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 26 апреленнән № Пр-936 күрсәтмәсенә ярашлы төстә, 2013 елның 12 декабреннән башлап һәр елны Россия Федерациясе Конституциясе көнендә гомумроссия гражданнар кабул итү көне үткәрелә.

12 декабрьдә 12.00 дән 20.00 гә кадәр район Советында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрелде. Анда шулай ук хакимият органнары һәм гражданнарның тормышын тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә катнашты. Мөрәҗәгатьләрдә куелган мәсьәләләрне хәл итү алар компетенциясенә керә.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International