Интернат мәктәптә “Юлларда иминлек” конкурсына йомгак ясау булды. Әлеге конкурс Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелде. Йомгак ясауда ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Идрис улы Газизуллин һәм юл хәрәкәте иминлеге фондының баш белгече Гөлшат Айрат кызы Зәйнуллина катнашты.
Конкурста 2-10 сыйныфлар укучылары катнашты. Конкурс җиңүчеләре һәм анда катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.