«Бер сүз, ике сүз»

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Ольга Гаврилованың гомуми сөйләмнәре үсеп бетмәгән балалар өчен логопедик ритмика буенча «Раз словечко, два словечко» дип аталучы авторлык программасы нәтиҗәле төстә кулланыла.

Программаның максаты – балаларның сөйләм үсешендә булган тайпылышларны сүзләр бәйләнеше, хәрәкәт һәм музыка ярдәмендә коррекцияләү һәм профилактикалау.

Белгеч сүзләре буенча, логоритмика белән шөгыльләнү хәрәкәтләрнең музыка һәм сөйләм белән элемтәсенә корылган күнегүләрнең ритмлаштырылган системасы ярдәмендә сөйләм һәм сөйләмнән тыш бозуларга специфик булмаган тәэсир ясый.

Шуны әйтик, әлеге программа РФ мәгариф һәм фән министрлыгында, Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында, педагогик фәннәр докторы, КФУ профессоры Р.А.Фәхретдинова тарафыннан рецензия узган һәм тернәкләндерү үзәгенең практик эшчәнлегендә файдалану өчен тәкъдим ителгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International