14 декабрьдә Лаеш районмәдәният йортында РФ Милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләре штабы хәрби оркестры һәм җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Ул «Служу России» хәрби-патриотик акция кысаларында Лаеш районы мәктәпләре укучылары өчен куелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Карсалов һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.
Штабның хәрби оркестры - Түбән Новгород шәһәре премиясе лауреаты, начальнигы – майор Вячеслав Михайлович Бородин.
РФ Милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләре җыр һәм бию ансамбле - Түбән Новгород шәһәре премиясе лауреаты, Россия ЭЭМ һәм ГУФСИН премиясе лауреаты, начальнигы - подполковник Алексей Геннадьевич Косых.
Штабның хәрби оркестры һәм Росгвардиянең җыр һәм бию ансамбле Лаеш районы мәктәпләре укучылары өчен үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар.
Чара азагында Андрей Карсалов аларга үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә гаять зур хезмәт куюлары өчен рәхмәт белдерде, хәрби артистларга уңышлар һәм төрле яклы үсеш теләде. Аннан соң ул подполковник Алексей Косыхка Россия Федерациясе милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләре командующие генерал-полковник Порядин Александр Сергеевич өчен Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан Рәхмәт хаты тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте