«Транснефть» вице-президенты Алексей Сапсай Комлы Ковалида табиблык амбулаториясе төзелеше барышы белән танышты

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

18 декабрьдә «Транснефть» ПАО вице-президенты Алексей Сапсай Комлы Ковалида табиблык амбулаториясе төзелеше барышы белән танышты. Аны ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев озатып йөрделәр.

Комлы Ковалидагы табиблык амбулаториясе «Транснефть» компаниясе ярдәме белән төзелә. Медицина учреждениесе тәүлегенә 100 кеше килүгә исәпләнгән, анда гомуми практика табиблары, тар профильле белгечләр, участок һәм кичектергесез ярдәм табиблары эшләячәк. Объектны тапшыру 2018 елга планлаштырылган. Әлеге табиблык амбулаториясе төзелешенә «Транснефть» ПАО 112 миллион сум бүлеп биргән.

Алексей Сапсай объектны карады, төзелешкә җәлеп ителгән белгечләр белән аралашты һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиевка кирәкле күрсәтмәләр бирде. Ул төзелеш эшләре сыйфатына уңай бәя бирде һәм табиблык амбулаториясенең кешеләр өчен эшләячәгенә ышаныч белдерде.

Шуны билгеләргә кирәк, объект 11 мең кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International