Яңа ел – һәрвакыт гаилә белән билгеләп үтү, туганнарга һәм якыннарга бүләк бирү, планнар кору, теләкләр теләү кабул ителгән бәйрәм. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга шатлык китерүче кешеләр дә бар.
2017 елның 16 декабрендә «Радуга ШОУ» балалар бәйрәмнәре арт-студиясе Лаеш балалар йортында ел саен үткәрелә торган «Добро без повода!» хәйрия акциясе үткәрде.
Чараның максаты: балаларга чын яңа ел могҗизасы алып килү һәм күп кенә уңай тәэсирләр бүләк итү. Әлеге күңел ачуга бер генә бала, хәтта өлкәннәр дә битараф калмады. Төрле төстәге, могҗизалы, үзенә тартып торучы шарлар гигант үлчәмнәр алды, төрлечә үзгәрде һәм күз алдына китерергә мөмкин булмаган формаларга керде.
Зур сабын куыклары үз төсләрен үзгәртте. Һәр бала шоуда катнаша алды, тыңлаусыз куыкларны “дрессировать” итеп карады яки төрле төстәге сабын “скафандрын” киеп карау мөмкинлегенә ия булды. Бәйрәм азагында һәр бала яңа ел бүләге алды.
Изге эшкә өлеш керткән бар кешегә рәхмәт! Сезнең ярдәм белән балалар могҗизага күмелде һәм рәхәтләнеп күңел ачты!