Лаешта Наркотикларга каршы акция - «Выбери свой путь» наркотикларга каршы десант үтте

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә Наркотикларга каршы акция - «Выбери свой путь» наркотикларга каршы десант үткәрелде. Ул берничә мәйданчыкта үтте. Аларның берсендә «SаMоSтоятельные дети» хәрәкәтеннән балалар яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау буенча төрле уеннарда, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, икенчесендә кызыксынган затлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Карсалов, ЭЭМның ТР буенча норкотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарәсе начальнигы урынбасары Кирилл Жданов һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Жанна Соркина катнашында семинар үтте. Аннан алда кунакларны «Самостоятельные дети» хәрәкәтеннән балалар флешмоб белән сәламләделәр, аннан соң район мәдәният йорты спортзалында акциядә катнашучы бар кеше өчен “Гром” махсус отряды күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте.

Семинар район мәдәният йорты залында булды. Аны Андрей Карсалов ачты, ул әлеге чараның берьюлы өч министрлык – эчке эшләр, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары тарафыннан үткәрелүен һәм төрле ведомстволарның балалар һәм үсмерләр белән иң мөһим уртак эш юнәлешләренең ачык үрнәге булуын билгеләде. Кирилл Жданов акциянең беренче тапкыр Татарстанда үткәрелүен билгеләде һәм аның уңышлы киләчәгенә һәм республиканың башка муниципалитетлары тарафыннан да үрнәк буларак кабул ителәсенә ышаныч белдерде.

Жанна Соркина сүзләре буенча, балалар һәм үсмерләр – алар халыкның иң якланмаган өлеше, алар наркотиклар куллануга бик актив җәлеп ителә, шуңа күрә әлеге куркыныч авыруны профилактикалау буенча эш бар җәмгыятьнең беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора.

Семинар наркоманияне профилактикалауга җәлеп ителгән төрле тармаклар белгечләре чыгышлары белән дәвам итте, аннан соң Кирилл Жданов һәм Жанна Соркина Татарстан районнарыннан ТР ЭЭМ һәм мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан үткәрелгән олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр тапшырдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International