Лаеш районының Нармонка урта мәктәбе педагогы Наталья Ожмекова финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрескә республика конкурсында 1 урын алды

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Татарстанда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрескә конкурста җиңүчеләрне билгеләделәр.

Беренче урыннарны Наталья Ожмекова (Лаеш районы Нармонка урта мәктәбе), Рима Шаботич (Казан шәһәренең 169 нчы урта мәктәбе), Эльмира Валеева (Менделеевск районының 1нче гимназиясе), Динә Билалова (“Казан (Идел буе) федераль университеты” ФГАОУ ВОның “Н.И.Лобачевский исемендәге лицей” интернат мәктәбе”) һәм Юлия Лаврентьева (Зәй районы Зәй шәһәренең 2нче урта мәктәбе) алды.

2017 елның 18 декабрендә Татарстанда беренче тапкыр үткәрелүче “Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес” педагогик осталык конкурсында җиңүчеләрне Россия Банкының Идел-Вятка ГУ Татарстан Республикасы Милли Банкы бүлеге управляющие Марат Шарифуллин бүләкләде.

Конкурс төбәкнең белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында 2017 елның 25 сентябреннән 30 ноябренә кадәр үткәрелде. Максаты – балалар һәм үсмерләрдә грамоталы финанс гамәлләре формалаштыру идеясен алга сөрү, аларны мөстәкыйль төстә финанс карарлары кабул итү, аларның нәтиҗәләрен фаразлау күнекмәләренә өйрәтү.

Һәр катнашучы үзенең укучыларда финанс грамоталылыгы өлкәсендә компетенцияләр формалаштыру һәм шәхси финанслар белән идарә итү нигезләрен өйрәтүгә юнәлтелгән авторлык методик эшкәртмәләрен тәкъдим итте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International