Яңа ел алдыннан “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тармак ветераннары очрашуы булды. Барысына да сәламләү сүзе һәм яхшы теләкләр белән Лаеш муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина мөрәҗәгать итте.
Очрашу барышында законнарда булган яңалыклар, 2018 елга планнар һәм перспективалар турында сөйләделәр.
Ветераннар җылы каршы алулары һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.