20 декабрьдә район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ике Комиссия – террорчылыкка каршы көрәш һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре утырышы булды. Анда район прокуроры Дмитрий Белянин, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев, Комиссияләр әгъзалары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.