“Кыш Бабайның яшерен лабораториясе” балалар йортында

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстанның табигый тарихы музеенда урнашкан «Естественно, наука!» лабораториясе «Секретная лаборатория Деда Мороза» программасы белән беренчеләрдән булып котлады. Лаборатория хезмәткәрләре, тәҗрибәле химиклар Дмитрий һәм Лиана балаларга аңлаешлы итеп уен формасында табигатьтә очраучы катлаулы фәнни күренешләр турында сөйләделәр, әкияти, элек лабораториядә күрелмәгән экспериментлар һәм кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр, моның белән балаларны актив танып-белү эшчәнлегенә җәлеп иттеләр. Әлеге интерактив шоу беркемне дә битараф калдырмады.

Бу бәйрәм иганәчеләр – “Нугай” кунакханә комплексы ярдәме аркасында мөмкин булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International