Районның ике җирлеге башлыгы ТР Президенты кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алдылар

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Барлыгы 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) тапшырылды.

Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш районы делегациясе дә катнашты. ТР Президенты кулыннан яңа ике автомобиль ачкычларын Комлы Ковали авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова һәм Татар Янтыгы авыл җирлеге башлыгы Рәшит Шәмиев алды.

Татарстан Президенты муниципалитетларга транспорт чаралары тапшыруның республикада яхшы традициягә әйләнүен билгеләде. Җиде ел эчендә муниципаль берәмлекләргә инде 1770 автомобиль тапшырылды.

Бүгенге тантана Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XII съезды кысаларында үтә, дип ассызыклады Миңнеханов.

“Мин хакимият нигезе – ул муниципалитетлар дип саныйм”, - дип билгеләде ул. ТР Президенты халык белән эшләүдә, гражданнар өчен уңай шартлар булдыруда авыл җирлекләре башлыкларына бик зур роль бирелә, дип өстәде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International