“Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында «Всеобуч по плаванию» проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече мәктәп яшендәге балалар өчен төп йөзү күнекмәләре буенча өйрәтү дәресләре үткәрелә

2017 елның 22 декабре, җомга

Бу программа мәктәп программасы кысаларында йөзергә мәҗбүри өйрәтүне күздә тота. Дәресләр өчен шартлар яхшы – барлык санитария нормаларына туры килүче бик шәп су, кирәкле спорт инвентарьләре бар. Бассейнга Лаешның 2нче мәктәбе башлангыч сыйныфлары укучылары (сыйныф җитәкчеләре Т.В.Храмова һәм О.Е.Харитонова) актив йөриләр. Дәресләр 45 минут дәвам итә, йөзү алдыннан өстәмә җылыну күнегүләре үткәрелә. Тәҗрибәлә тренер Р.М.Садыйков баланы судан курыкмаска, үзеңне суда ышанычлы тотарга һәм йөзү күнекмәләре булдырырга өйрәтергә ярдәм итә. Бүген Лаешның 1нче гимназиясе 4 сыйныф укучылары укытучы Маслова Елена Васильевна белән бергә бассейнга килделәр һәм су мохите белән аралашудан зур рәхәтлек алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International