Татарстан Президенты Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка медаль тапшырды

2017 елның 22 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүдәге хезмәтләре һәм Лаеш муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Бүләкне аңа бүген Казан шәһәренең “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узган “ТР  муниципаль берәмлекләре Советы”  ассоциациясенең  XII съезды вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International