Пенсия грамоталылыгы көне

2017 елның 22 декабре, җомга

Пенсия фонды укучы яшьләр арасында пенсия грамоталылыгын күтәрү кампаниясен дәвам итә. 2017 елның 21 декабрендә Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина Рождествено һәм Атабай мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен тематик дәресләр үткәрде.

Укучылар Пенсия фондының ТР бүлеге һәм Пенсия фондының район идарәсе эшчәнлеге, мәҗбүри пенсия иминияте һәм ни өчен “ак” хезмәт хакы” алуның мөһимлеге һәм үзеңнең булачак пенсияңне ничек арттырырга мөмкин икәнлеге турында белделәр. Дәрестә «Все о  будущей пенсии для учебы и жизни» методик пособиесен һәм яңа «Школьникам о пенсии» сайтын тәкъдир итү булды.

Яшь кешеләр пенсия формалаштыру темасы белән чын-чынлап кызыксыну белдерделәр, сораулар бирделәр һәм аларга квалификацияле җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International