Ирекле көрәш буенча СССР спорт мастеры Никита Плетнев истәлегенә багышланган бөтенроссия турниры

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

22-23 декабрьдә Ижевск шәһәрендә ирекле көрәш буенча СССР спорт мастеры Никита Плетнев истәлегенә багышланган бөтенроссия турниры булды. Ярышларда Пермь өлкәсе, Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Ижевск шәһәреннән һәм Удмурт Республикасы районнарыннан 200 гә якын спортчы катнашты.

Бу турнирда Лаешның балалар һәм үсмерләр комплекслы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Архипова Галина чыгыш ясады. Ул 2001-2003 елгы кызлар арасында 64 кг авырлык категориясендә беренче урын алды. Спортчыны һәм аның тренеры Атарский Евгенийны уңышлы чыгыш белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International