Һава десанты гаскәрләре һәм махсус билгеләнеш гаскәрләре ветераннары Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Десантчы сугышчыларның үзәкнең инвалид балаларын котлавы яхшы гадәткә әйләнә. Быел һава гаскәрләре ветераннары музыкаль чыгышлар, үзе дә җанланган әкиятне хәтерләтүче яңа ел торты һәм, әлбәттә, һәр балага яңа ел бүләге әзерләгәннәр.

Лаеш тернәкләндерү үзәге Һава десанты гаскәрләре һәм махсус билгеләнеш гаскәрләре ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасына ел дәвамында күрсәтелгән хәйрия ярдәмнәре, шулай ук Яңа, 2018 ел алдыннан инвалид балаларга бүләк ителгән бүләкләре һәм Яңа ел бәйрәме өчен рәхмәт белдерә.   

Татьяна Сагитова, социаль педагог

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International