Казан шәһәренең “Ракета” стадионында тимераякта узышу спорты буенча “Олимпия өметләре” турниры булды. Анда Саратов, Ульяновск, Чабаксар, Новочебоксарск, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кайбыч районы и Казаннан 158 спортчы катнашты.
Безнең район данын балалар-үсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр командасы яклады.
Ике көнлек ярышлар йомгаклары буенча, бронза медальләр яулап, мактау пьедесталына Савельева Лиана (ул әле тагын ике дистанциядә икенче булды) һәм Әхмәтханов Илнур күтәрелде. Спортчыларның тренерлары Ия Жантимирова һәм Тамара Рубинская.
Спортчыларны киләчәктә Татарстан Республикасы беренчелеге, Идел буе федераль округы беренчелеге, «Серебряные коньки» Бөтенроссия ярышлары көтә.