26 декабрьдә Лаеш шәһәрендә үзәк чыршыны ачу булды. Тантаналы чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин катнашты. Алар лаешлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, аннан соң бүләкләр тапшырдылар: Анатолий Фомин үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәргә оешма грамоталарын, ә Михаил Афанасьев – районның предприятие территорияләрен һәм шәхси йорт хуҗалыкларын яңа елга бизәү конкурсында җиңүчеләргә. Шәһәр чыршысын ачу тантанасында шулай ук безнең рәсми аккаунтка 10 нче булып язылучыны чын-чынлап бәйрәм бүләге көтте. Бәхетлегә район башлыгы Диплом һәм приз – 10 000 сум тапшырды. Ул Казаннан Эдуард Вәлиев булды.
Аннан соң бәйрәм яңа ел тамашасы белән дәвам итте,ә ул Кыш Бабай һәм Кар кызыннан шоу, Казаннан “Сәйдәш” бию театры чыгышы, ”Крези-бенд” музыкаль анимациясе, кәгазь шоуы, уеннар һәм төрле конкурслар. Чыршы ачу искиткеч матур салют белән төгәлләнде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте