26 декабрьдә Кече Елга авылында Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Авылда яшәүчеләр шулай итеп капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылуны билгеләп үттеләр. Монда шулай ук репертуарында 30 дан артык спектакль булган халык театры да урнашкан.
Авыл клубы залы тулы иде, концерт бер тында үтте.
Кече Елга халкы өчен ул шаккаратлык сюрприз булды, өстәвенә коллектив составында аларның авылдашлары Илнар Каюмов та чыгыш ясый. Шунысы да игътибарга лаек, чыгышлар тере оркестр астында үтте.
Искиткеч чыгышлары өчен артистларга район мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев рәхмәт белдерде. Ул шулай ук ансамбльгә район башлыгы Михаил Афанасьевтан Рәхмәт тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте