“Морозко” яңа ел тамашасы

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең район мәдәният йорты базасында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел тамашасы үткәрделәр. Әлеге чара барышында балаларга “Морозко” әкиятенең зур балмаган тамашасы күрсәтелде.

Алга таба чара мәдәният йорты фойесында яңа ел чыршысы янында дәвам итте, анда Кыш бабай һәм Кар кызы әкият персонажлары белән бергәләп әйлән-бәйлән йөрделәр, яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм төгәлләнгәндә балаларга Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән татлы яңа ел бүләкләре тапшырылды. Истәлеккә гомуми фотога төштеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International