Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында яңа ел “Эшлекле дүшәмбесе” булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчеләрне һәм коллегаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул узган елның район өчен уңышлы булуын һәм Лаеш шәһәренең 460 һәм Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган юбилей чаралары аркасында үзенчәлекле икәнен билгеләде. Бәйрәм чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. “Ел йомгаклары буенча без ТР муниципаль берәмлекләре рейтингында алдынгы урыннарны алып торабыз, бездә их югары хезмәт хакы, эшсезлек түбән, төзелешләр интенсив бара һәм яхшы инвестицияләр бар. Мин сезнең һәркайсыгызга да бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм район үсешенә шәхси өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе елга без кече һәм урта бизнеска, халыкның үзмәшгульлегенә һәм авыл кешеләренең эшлекле активлыгына аерым игътибар бирү бурычын куябыз. Барыгызга да бәхет, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим!” – диде Михаил Афанасьев. Аннан соң ул аеруча тырышып хезмәт куйган коллегаларына бүләкләр тапшырды.
Лаеш районы җитәкчеләрен Яңа ел белән котларга татар эстрадасының популяр “Казан егетләре” төркеме килде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте