Лаеш районы мөхтәсибәтенең еллык отчет җыелышы

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Державино авылында Лаеш районы мөхтәсибәтенең еллык отчет җыелышы булды, аңа барлык мәчет имамнары килде. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм район мөхтәсибе Равгат хәзрәт Гатауллин катнашты.

Илнар Хантимеров анда катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән сәламләде, очрашу барышында ул шулай ук 80 яшьлек юбилеен билгеләүче Орел авылы мәчете имамы Фәйзи Алтынбаевка намуслы хезмәте, ислам традицияләрен саклауга зур өлеш кертүе һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен формалаштыруы өчен Рәхмәт тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International